Сер
18 Апреля , 16:30

"Акча аша сихерләгәннәр — ирем чыгып китте"

Беркөнне эштән кайтканда фатирыбыз ише­ге төбендә бик күп тимер акча күреп га­җәп­­ләндем. Өйдә ирем грипп белән чирләп ята иде. Аңа тиз генә мәт­рүшкә салып сөт кайнатып бирдем. "Подъездда кемдер тимер акчалар сипкән, кем икән ул, безгә беркем дә килмәдеме?" — дип сорадым.

"Акча аша сихерләгәннәр — ирем чыгып китте""Акча аша сихерләгәннәр — ирем чыгып китте"
"Акча аша сихерләгәннәр — ирем чыгып китте"

"Страховка агенты гына булды", — диде ирем, көч-хәл белән. "Нишләп йөри соң ул? Әле эштә яңа гына бөтен нәрсәне страховкалаттым бит", — мин әйтәм.

Бер айдан өйдә кү­ңелсез хәлләр башланды. Ирем белән юктан да ызгышып китә баш­ладык, аның миннән суы­нуын сиздем. Аннан күп тә үтмәде киемнәрен җыеп, өйдән үк китте. Кайда икәнен әйтмәсә дә, бергә эш­ләгән дустыннан сорашып белештем: ял йортына баргач, тол хатын белән танышкан булган икән, шуның янына киткән. Адресларын табып, бардым. Фатирда яшүсмер малай гына иде. Ишекне ачмыйча гына сөйләште. "Улым, сездә яшәүче абыйның үз малае бар, әниеңә әйт, аны үз өенә җибәрсен", — дидем. Дәшмәде.

Бер ун көннәр үткәч, ирем кайтты. Бернәрсәдә гаме булмыйча бер тәрәзә яныннан икенчесенә йөренде. Аңа карап торырга ук кызганыч иде.
 
"Гамил, сине көч­ләп янымда тотасым килми, минем белән яшәргә теләгең юк икән, кит, көч­ләп яраттырасым килми", — дидем.
 
Бер сәгать тә үтмәде, ирем чыгып китте. Бик яратышып, 18 яшьлек чагыбызда өйләнешкән идек. Аерылышуны авыр кичердем. Авырый баш­лагач, багучыга бардым. Ул: "Ире­ңә сихер ясаганнар, ишек төбегездә яткан акчаларны үз кул­ларың бе­лән җыйгансың бит, кагылырга кирәкми иде", — диде. Каян белгән диген?! Озатканда: "Бик күп еллар үткәч, ирең яны­ңа кайтачак", — диде.
 
Бу хәлләрдән соң утыз ел узды. Ә мин һаман Гамилне көтәм.
 
Дания.
Фото: "Башинформ".

"Акча аша сихерләгәннәр — ирем чыгып китте"
"Акча аша сихерләгәннәр — ирем чыгып китте"
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас