Барлык яңалыклар
Сер
4 апрель , 23:20

«ЯКЫН ДУСТЫМ ЕГЕТЕН ГЕЛ АЛДЫЙ. МИН БАРЫСЫН ДА КҮРЕП, БЕЛЕП ТОРГАЧ, КЫЕН...»

«Якын дустым егетен гел алдый. Кич чыгып китсә, өйдә дип әйтә, күрешергә вакытым юк, дип башка кешеләр белән шыпырт кына очраша. Мин барысын да күреп, белеп торгач, кыен. Егетне жәллим, тик дуслыкны бозасым килми». Аноним, 16 яшь.

«ЯКЫН ДУСТЫМ ЕГЕТЕН ГЕЛ АЛДЫЙ. МИН БАРЫСЫН ДА КҮРЕП, БЕЛЕП ТОРГАЧ, КЫЕН...»
«ЯКЫН ДУСТЫМ ЕГЕТЕН ГЕЛ АЛДЫЙ. МИН БАРЫСЫН ДА КҮРЕП, БЕЛЕП ТОРГАЧ, КЫЕН...»

Флүрә Әхмәтова, гаилә мөнәсәбәтләре буенча психолог:

– Кызганычка яки бәхеткә, без бары тик үзебезнең эш-гамәлләребез, уй-фикерләребез өчен генә җавап тотабыз. Тормыш гадел түгел, күпләр еш кына мораль һәм этик кагыйдәләрне боза. Шуны истә тотарга кирәк – һәрбер ялган иртәме-соңмы ачыклана, вакыт барысын да үз урынына куя! Бу ситуациягә килсәк, сиңа берәү дә үз фикереңне белдерергә ярамый, дип әйтми. Әгәр дуслыгыгыз чын икән, барысын да уртага салып сөйләшүдән курыкма. Әйе, киңәшләр бирүдән, акыл өйрәтүдән тыелырга кирәк, бары тик сине борчыган әйберләрне генә әйт, чөнки биредә дустың һәм синең арадагы мөнәсәбәтләр турында гына сүз бармый, ә төп өченче кеше дә бар... Дустың исә сөйләшергә, бу хәлләргә ачыклык кертергә теләмәсә, көтәргә, читтән күзәтергә генә кала, чөнки бу синең тормыш түгел...

Автор: Илүзә Касыймова. "Ялкын".

Фото: Башкортстан журналистлары фотобанкы. Олеся Вилданова (UfaTime.ru).

 

«ЯКЫН ДУСТЫМ ЕГЕТЕН ГЕЛ АЛДЫЙ. МИН БАРЫСЫН ДА КҮРЕП, БЕЛЕП ТОРГАЧ, КЫЕН...»
«ЯКЫН ДУСТЫМ ЕГЕТЕН ГЕЛ АЛДЫЙ. МИН БАРЫСЫН ДА КҮРЕП, БЕЛЕП ТОРГАЧ, КЫЕН...»
Автор: Юлай Низаев
Читайте нас