Барлык яңалыклар
Сер
31 Май , 11:26

Гаилә турында мәзәкләр

Шунысы кызык, ни өчен аерылышканда моның сәбәбен сорыйлар, ә никахка кергәндә – юк?

Гаилә турында мәзәкләр
Гаилә турында мәзәкләр

   Шунысы кызык, ни өчен аерылышканда моның сәбәбен сорыйлар, ә никахка кергәндә – юк?

                                            ***

   -Күп хатын алган өчен нәрсә белән хөкем итәләр?

   -Әбиләрнең саны күп булу белән.

                                             ***

   -Мин хәзер иремне бер дә модалар күрсәтү чарасына үзем белән алмыйм.

   -Нигә инде?

   -Чөнки бу беребезгә дә файдага түгел: мин анда тәкъдим ителгән күлмәк турында хыяллана башлыйм, ә ирем – яшь һәм зифа модель кызга өйләнү турында...

                                                 ***

   Иртәнге чәй вакытында хатыны иренә:

   -Син бүген төнлә төшеңдә сөйләштең.

   -Сине бүлдермәгәнмендер бит?

                                                  ***

   Ике кызчык “Балалар кибете” яныннан узып бара. Берсе икенчесенә болай дип сөйли:

   -Әти-әнием мине менә шушы  кибеттән сатып алганнар. Мин әнә шулай витринада басып торганмын, ә алар мине ошатып, акчаларын түләгәннәр дә сатып алганнар. Хәзер мин алар белән яшим.

   Икенчесе, кәефе төшеп, болай ди:

   -Ә минекеләр ярлылар шул. Безне әти үзе ясый...

Фото: fishki.net

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: