

Дәүләт Думасының IX чакырылыш депутатлары өчен тавыш бирүдә Башкортстанда явка югары. Моны аңлатып, БР Башлыгы каршындагы Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе преподавателе Зөбәйдуллин Игорь Юрий улы болай диде:
– Бәлки быел алдан тавыш бирү роль уйнагандыр.
Икенчедән, тавыш бирү 3 көн уза. Президент сайлауларында сайлаучыларның игътибары күбрәк һәм явка югарырак, әмма бездә төрле дәрәҗәдәге сайлаулар үткәрелә, кешеләр сайлауларга шәһәр киләчәген үстерергә омтылганга баралар.
БР Иҗтимагый палата әгъзасы, 2026 елда Башкортстанда сайлау кампаниясе барышын һәм сайлауларда тавыш бирүне күзәтү буенча иҗтимагый штаб әгъзасы Вәлитов Тимур Венер улы яшьләр критик фикер йөртүне эшкә кушсын иде дигән теләктә:
“Сайлау участогына барып, анда берәр нәрсә эшләү тәкъдимнәренә билгеле бер сак карарга кирәк", – диде ул. – Явкага килгәндә исә, безнең республика һәрчак югары күрсәткечләргә ия булды. Чынында безнең республика сәяси яктан үсә, икенчедән, халык моны мотлак рәвештә эшләргә кирәк эш дип, нормаль күренеш дип кабул итә. Шөкер, халык тавыш бирүгә җаваплы карый”.
Ковров Владимир Федорович, Уфа фән һәм технологияләр университетының социология каферасы доценты:
–Зумерлар буыны безнең чор кешеләреннән аерыла, алар прагматик яшьләр, без Совет елларында булган кебек түгел. Елдан-ел яшьләр тавыш бирүдә активрак дияр идем. Без студентлар белән эш алып барабыз, сайлауларның мөһим икәнлеген аңлатабыз. Бу гражданлык бурычы, бу планда өлкән буынга да йөз тотарга кирәк, дибез, чөнки өлкәннәр өчен сайлаулар элек-электән бәйрәмгә тиң чара. Яшьләрнең сайлауларга йөрүе вакыт узу белән үсәчәк, дип фаразлыйм. Ягъни яшьләр киләчәкнең алар кулында икәнен торган саен ныграк аңлый.
Уфа фән һәм технологияләр университетының өлкән преподавателе, сәясәт белгече Арсен Марат улы Шәяхмәтов сайлауларның беренче көнендә 32% чамасы кеше тавыш бирүгә карата үз фикерен белдереп, болай диде:
– Башкортстан – авыл халкы өлеше зур булган төбәк, моны шуның белән дә аңлатып була. Атнаның көне дә мөһим. Җомга көнне, кагыйдә буларак, сайлауларга эшләүче кешеләр бара, аеруча бюджет өлкәсендә эшләүчеләр актив була, яшьләр, мәсәлән, гадәттә, өченче көнне сайлый.
Икенче көнгә килү, кагыйдә буларак, беренче һәм өченче көннән түбәнрәк. Моны эшләрне өченче көнгә калдырырга яратучылар белән дә аңлатып була. Кыскасы, аерым бер дулкын үсеше күзәтелә.