Сайлау
19 Сентября , 05:11

“Рәхмәт” акциясе популяр

Юлай Кәримов.Юлай Кәримов.
Фото:Юлай Кәримов.

2026 елгы сайлауларның икенче көне иҗтимагый матбугат үзәгендә Русия һәм Башкортстан гимннары белән башланып китте. Оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышканнан соң журналистлар һәм спикерлар эшкә керештеләр.

“Алга-Патриот” спорт-патриотик үзәк директоры Ринат Хәбиров тавыш бирү көннәрендә “Рахмат-2026" акциясе турында сөйләде. Аның сүзләренчә, акция сайлау участокларында үз ролен уйный.

“Волонтерлар сүзләренә караганда, сайлау участокларына кеше күп килә. Гражданнар үзләре ташламалар купоннарын сорап ала. Бүләкләр уйнату булмавына карамастан, акция популяр. Бизнеска ярдәм өчен рәхмәт әйтәсе килә, безнең өчен бу бик мөһим: 600дән артык хуҗалык субъектлары “Рәхмәт” акциясендә катнаша”.

Акция өч көн дәвамында үтә. Шулай ук “Рахмат” сайты эшли, анда барлык ташламалар күрсәтелгән һәм тәфсилләп язылган.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас