Сайлау
19 Сентября , 05:33

Чил ил күзәтүчеләре сайлаулар барышын уңай бәяли

Олег Яровиков.Олег Яровиков.
Фото:Олег Яровиков.

Чит ил күзәтүчеләре республикада сайлаулар барышын уңай бәяли. Бу хакта 19 сентябрьдә Иҗтимагый матбугат үзәгендә БР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Иҗтимагый штаб урынбасары Рамил Рәхимов хәбәр итте.

Ул быел укуларны 13 меңнән артык күзәтүче узган, дип хәбәр итте. Өч көн дәвамында алар сайлауларда эшлиләр.

"Быел шундый яңалык бар: мин шәхси күзәтүче-блогерларга юлламаны аерым имзаладым. Алар да шактый күп, ялгышмасам, йөздән артык", – диде Рамил Насыйбулла улы.

БР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары билгеләп үтүенчә, сайлауларда чит ил күзәтүчеләре эшли.

"Бик күп участокларда булу сәбәпле, алар кичә бик нык арыды. Аларга барысы да ошады. Чит ил күзәтүчеләре сүзләренә караганда, участокларда эшләүче кешеләр моны горурлык белән башкара. Һәм кешеләр сайлауларга күтәренке кәеф белән килә, дип өстәделәр. Кичә алар республика районнарына бардылар, чөнки үзләре дә авылларга барырга теләк белдерделәр, – диде Рамил Рәхимов. – Чит ил күзәтүчеләре республикада сайлаулар системасы эшен яхшы бәяли".

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас