Сайлау
19 сентябрь , 04:44

Бүген – сайлауларның икенче көне

Русиядә 18-19-20 сентябрьдә ил буенча сайлаулар уза. Дәүләт Думасының IX чакырылыш депутатлары өчен тавыш бирәбез. Бүген – сайлауларның икенче көне.

“Торатау” конгресс-холлында иҗтимагый матбугат үзәге дә икенче эш көнен башлады. Бирегә җыелган журналистларны  БР Журналистлар берлеге рәисе Исхаков Вәдүт Гайфулла улы, БР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, Иҗтимагый штаб  җитәкчесе урынбасары Рәхимов Рамил Насыйбулла улы  сәламләде.

"Монда журналистлар һәм блогерлар өчен барлык шартлар да тудырылган. Быел 30дан артык кеше аккредитация узган, шулай ук бик күп блогерлар җәлеп ителде. Иҗтимагый матбугат үзәгенә Башкортстанда тавыш бирүнең барышы турында барлык оператив һәм актуаль мәгълүмат агылачак. Журналистлар белән очрашуга Үзәк сайлау комиссиясе, Иҗтимагый Палата вәкилләре, политологлар, республика белән идарә итү үзәге хезмәткәрләре һәм башка экспертлар киләчәк", – дип, продуктив эш көне теләде Вәдүт Гайфулла улы.

Тавыш бирүнең икенче көнендә барлык 3250 участок сайлау комиссиясе дә ачылды. Алар үз эшен 8.00дән 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас