

Башкортстанда “ИнформУИК” проекты төгәлләнде.
6 сентябрьгә билгеле мәгълүматларга ярашлы, участок сайлау комиссияләре әгъзалары республикадагы бар йортларның 76 проценттан күбрәгендә булганнар.
Алар республика халкына тавыш бирү даталары, вакыты һәм формалары, сайлау участогы адресы, шулай ук теркәлгән кандидатлар һәм сайлауларда катнашучы сәяси партияләр турында мәгълүмат җиткергәннәр.
Ачыкланганча, сайлаучыларның 71 проценттан артыгы тавыш бирүдә катнашырга ниятли. 72 мең сайлаучы өйдә тавыш бирергә тели.
Әйткәндәй, гомумрусия проектын гамәлгә ашыруга Башкортстанның участок сайлау комиссияләренең 16 меңнән артык әгъзасы җәлеп ителде.