

18-19-20 сентябрьдә Дәүләт Думасына сайлауларда беренче тапкыр тавыш бирүчеләр “Ил белән бул!” проектында катнаша ала.
Проектның максаты – яшьләр өчен беренче тавыш бирүне истә калырлык һәм әһәмиятле вакыйга итү, шулай ук аларга сайлау процессына кушылырга ярдәм итү.
18 яшьлекләр сайлауларда беренче тапкыр катнашканлыклары турында “Другое дело” үсеш программасы” проекты платформасында булдырылган проектның онлайн-картасында истәлек калдыра алачак. Моның өчен, сайлау участогына килеп, тавыш бирергә кирәк.
Сайлау участогында беренче тапкыр тавыш бирүчеләр, QR-кодны сканерлап, шуның аша үтеп, “Ил белән бул!” проекты сайтындагы махсус бүлеккә керә ала. Анда Русиянең интерактив картасында үзенең аватарларыңны (онлайн мохиттә күрсәтү өчен ясалган цифрлы образларны) саклап калырга була. Шулай ук акция партнерларыннан промокодлар алу мөмкинлеге дә бар.
“2026 елда 1,6 миллион сайлаучы беренче тапкыр тавыш бирәчәк. Беренче тавыш бирү, беренче сайлау – һәр гражданның тормышында мөһим вакыйга. Беренче тапкыр тавыш бирүче сайлаучылар безнең аерым игътибарыбызны таләп итә”, – ди Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова.
Проектны Русиянең Үзәк сайлау комиссиясе, Росмолодежь һәм “Русия – мөмкинлекләр иле” президент платформасы оештыра.