-1 °С
Ачык
Башкортстан Башлыгы инаугурациясе 12 сентябрьдә узачак.
Датаны бүген, 9 сентябрьдә, хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә игълан иттеләр.
“Ант кабул итү – вазифага керешү өчен Конституциянең мәҗбүри таләбе”, – дип билгеләде Радий Хәбиров.
Исегезгә төшерәбез: Бердәм тавыш бирү көннәрендә республикада сайлаучыларның 72,34 проценты үз гражданлык бурычын үтәгән. Башкортстан Башлыгын сайлау нәтиҗәләре буенча Радий Фәрит улы Хәбиров 80,21 процент тавыш җыйды, ягъни аның өчен 1 724 962 кеше тавыш биргән.