Барлык яңалыклар
Сайлау
8 сентябрь , 19:10

Сайлауга җигүле ат арбасында барганнар

Көньяк Урал дәүләт табигать тыюлыгы инспекторлары бөтен коллектив белән тавыш бирергә барган.

Сайлауга җигүле ат арбасында барганнар
Сайлауга җигүле ат арбасында барганнар

Командада 8 кеше эшли. Аларның барысы да үз эшләренә бирелгән, күбесе ун елдан артык шушында хезмәт куя. Алар бергә бик сирәк җыелалар, бары тик аерым очракларда гына, чөнки тыюлыкта эш өзлексез бара.

Кордонга кадәр юл якын түгел - 23 километр, юл асфальт түгел. Элек кайсы җәяү, кайсы ат белән килә торган булган. Күптән түгел генә бу хезмәт коллективына яңа ярдәмчеләр — каракатлар кайтарылган. Узган язгы сайлауларда бу тыюлык хезмәткәрләре бергә, бер дус команда белән тавыш биргән (әлбәттә, кизү торучылардан кала). Менә бу юлы да алар үз традицияләрен үзгәртмәделәр. Ә сайлау участогына хәтта ки җигүле атта килделәр... Фото: Белорет хакимиятенең матбугат хезмәте.

Сайлауга җигүле ат арбасында барганнар
Сайлауга җигүле ат арбасында барганнар
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: