Барлык яңалыклар
Сайлау
8 сентябрь , 09:04

Сайлаучыларның яртысыннан күбесе тавыш биргән

Иң актив районнар исемлеге билгеле. 

https://resbash.ru
https://resbash.ru

Бүген Башкортстанда сайлауларның соңгы – өченче – көне.  

Кичә, 7 сентябрьдә, 20.00 сәгатькә территориаль сайлау комиссияләре мәгълүматлары буенча, тавыш бирүчеләрнең 51 проценттан артыгы үз гражданлык бурычын үтәгән. Бу хакта бүгенге иртәнге брифингта республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Азат Галимханов хәбәр итте.

– Бүген иртәнге 8.00 сәгатьтә сайлау участокларының барысы да ачылды. Бар урында да эш штат режимында бара. Бүгенге тавыш бирү көне тыныч узар дип өметләнәбез, – диде ул. – Кичке 20.00 сәгатьтә участоклар ябылачак.

Аның әйтүенчә, тавыш бирүчеләр иң күп килгән районнар исемлегендә – Аскын, Благовар, Салават һәм Федоровка районы. Бүген сайлаучылар тагын да активрак катнашыр дигән ышанычта Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: