Барлык яңалыклар
Сайлау
8 сентябрь , 21:13

Сайлау тәмам

69,18 процент! Бу әле соңгы саннар түгел.

Сайлау тәмам
Сайлау тәмам

69,18 процент! Бу әле соңгы саннар түгел.

 

Башкортстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе урынбасары Марат Венер улы Гадилов  брифингта Республика Башлыгын сайлаулар барышы тәмамлануы турында игълан итте һәм 18.00 тавыш бирүләр буенча соңгы мәгълүматны җиткерде.

- 20 сәгатьтә барлык сайлау участоклары да бикләнде, - диде Марат Венер улы.

 

   6 - 8 сентябрьдә   республика халкы Төбәк башлыгын сайлауларда катнашты.  Бүген, ягьни, 8 сентябрьдә тавыш бирүү тәмамланды

  • Бүген 18 сәгатькә исәптә торган сайлаучылар исәбеннән 69,18 процент халык тавыш бирде. Бу 2,059 млннан артык кеше.

Мәскәүдә безнең сайлау участогына бу вакытка  300дән артык сайлаучы килгән.  Анда тавыш бирүләр  Мәскәү вакыты белән  дәвам итә, - диде Марат Гадилов.

  • Сайлауда Бакалы, Салават һәм  Федоровка районнары, шәһәрләр арасында Стәрлетамак,  Агыйдел һәм Күмертау  активлык буенча аерылып тора.

Бу 3 көндә республикабыз халкы 3302 сайлау участогының берсендә республиканың киләчәк язмышын сайлауда катнаша алды.

 

 

Сайлау тәмам.  “Рәхмәт” акциясенең чираттагы җиңүчеләре һәм супер бүләк ияләре кемнәр булыр?

Автор фотосы.

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: