Барлык яңалыклар
Сайлау
8 сентябрь , 13:56

Республика җитәкчесе Радий Хәбиров Башкортстан башлыгы сайлауларында катнашты

8 сентябрьдә Уфада төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров Башкортстан башлыгы сайлауларында катнашты. Тормыш иптәше Карина Хәбирова белән бергә ул «Башкортостан»Дәүләт концерт залы бинасындагы 109 нчы сайлау участогында тавыш бирде.

Республика җитәкчесе Радий Хәбиров Башкортстан башлыгы сайлауларында катнашты
Республика җитәкчесе Радий Хәбиров Башкортстан башлыгы сайлауларында катнашты

Журналистлар белән әңгәмәдә төбәк башлыгы Радий Фәрит улы сайлау кампаниясенең мөһимлеген билгеләп үтте һәм аны үткәрү шартларын бәяләде.

- Башкортстан өчен бу елларда яхшы сайлауга килү хас - халык сайлау культурасының югары дәрәҗәсен күрсәтә. Барлык парламент партияләре дә үз кандидатларын тәкъдим итте. Муниципаль дәрәҗәдә дә башка сәяси көчләр вәкилләре бик күп. Һәм аларның һәркайсы ниндидер яхшы әйбер тәкъдим итә. Ягъни сәяси палитра шактый киң тәкъдим ителгән. Ә фикерләр аермасы булганда, димәк, фикер алышу һәм консолидацияләүче чишелешләр табу мөмкинлеге бар. Төрле көчләрдән кандидатлар катнашканга күрә, участокларда иҗтимагый күзәтүчеләр дә, партияләрдән күзәтүчеләр дә шактый күп, – дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров. - Иң мөһиме, сайлаулар тыныч, эксцессларсыз узсын. Кешеләр участокларга яхшы кәеф белән килсеннәр.

Фото: БР Башлыгы порталы.

 

Республика җитәкчесе Радий Хәбиров Башкортстан башлыгы сайлауларында катнашты
Республика җитәкчесе Радий Хәбиров Башкортстан башлыгы сайлауларында катнашты
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: