Барлык яңалыклар
Сайлау
8 сентябрь , 16:42

Испания егете сайлауларда катнашкан

Бөрҗән районының Тимер авылындагы сайлау участогында Испаниядән килгән Антонио Луис та республика җитәкчесен сайлауда тавыш биргән. Нишләп дисәгез?

Испания егете сайлауларда катнашкан
Испания егете сайлауларда катнашкан

Ул Тимер авылындагы нәнәсендә пропискада тора икән. Шуңа күрә гражданлык җаваплылыгы көчле булган егет сайлауга Бөрҗәнгә кайтып төшкән.  Бу егет хакында ишеткәч, түзмәдек, Тимер авылына җилдердек. Нәнәсе Зифа апа Испаниягә күчеп барып, аны туганыннан алып тәрбияләшкән, мәктәптә алып йөргән, барып алган. “Бәләкәй чагында Салават Низаметдиновның “Күз нурым”, Райман Ишбаев башкаруында “Ак томан” җырларын тыңларга яратты. Сорап торып тыңлый торган иде”, ди егетнең нәнәсе.

Чыганак: Бөрҗәннең «Таң» гәзите сайты.

Испания егете сайлауларда катнашкан
Испания егете сайлауларда катнашкан
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: