Барлык яңалыклар
Сайлау
6 сентябрь , 18:46

“Рәхмәт” акциясенең беренче җиңүчеләре билгеле

Бүләк откан билетлар арасында, бәлки, сезнеке дә бардыр. Тикшереп карагыз әле. 

"Рәхмәт" акциясен үткәрүчеләр фотосы.
"Рәхмәт" акциясен үткәрүчеләр фотосы.

Бүген, 6 сентябрьдә, 14:00 сәгатьтә республика акциясенең беренче уйнатуы булды. Көндезге сәгать 2гә барлык теркәлгән QR-билетлар арасында 30 җиңүче билгеләнгән.

Бүләкләр уйнатуны туры эфирда "Рәхмәт-2024" акциясенең оештыру комитеты вәкиле Регина Кадыйрова алып барды. Отучы билетлар турындагы мәгълүмат рахмат102.рф сайтында, "Алга-Патриот" социаль челтәрендә урнаштырылган.

Шулай итеп, беренче приз – каһвә машинасы Уфада яшәүчегә эләккән. Гаиләнең аерылгысыз ярдәмчесе – мультиварка – шулай ук уфалыга тапшырылачак. Балтач районы һәм республика башкаласында яшәүче термопотлар хуҗалары булдылар.

Дүртөйле, Учалы, Миякә, Туймазы районнарыннан һәм Стәрлетамактан акциядә катнашучы биш кешегә робот-тузансуырткычлар эләкте.

"Лукошко" сәүдә челтәренең теләсә кайсы кибетендә товар сатып алу өчен 4 мең сумлык номиналлы биш сертификатка Сибай, Чишмә, Аскын, Стәрлетамак һәм Бөрҗән районнарында яшәүчеләр ия булды. Ике планшет Бүздәк районы белән Уфа кешеләренә чыкты. Тагын бер призны – ноутбукны уфалы ала.

Мәчетле районы һәм Уфада яшәүчеләрне зур телевизорлар көтә. Смартфоннарның яңа хуҗалары Уфа, Илеш районы һәм Стәрлетамакта яши.

Акыллы колонкалар Нефтекама, Уфа һәм Күмертау шәһәрләре, шулай ук Бүздәк районына юлланачак.

Велосипедны – Стәрлетамак, квдроциклны Илеш районыннан билет ияләре отты.

Бүген кич 20.00 сәгатьтә кыйммәтле призлар икенче тапкыр уйнатылачак. QR-билетларны 30 сентябрьгә кадәр саклагыз!

6 сентябрьдә 14:00 сәгатьтә узган ярышларның беренче этабы нәтиҗәләре буенча конкурста катнашкан түбәндәге билетлар отты:
ИЛ-(044843), УФ-(197121), БЧ-(013395), УФ-(587734), ДЮ-(054248), УЧ-(017820), СГ-(012698), МК-(018046), ТМ-(087655), СЙ-(018718), ЧМ-(032577), АК-(001519), СТ-(032849), БН-(010998), БД-(024064), УФ-(468378), УФ-(567559), МЧ-(009304), УФ-(004999), УА-(061426), ИШ-(008030), УФ-(110416), УА-(190855), СГ-(145073), НФ-(132228), КМ-(007200), УА-(002546), БД-(003451), СГ-(246302), ИШ-(021868).

 

 

 

"Рәхмәт" акциясен үткәрүчеләр фотосы.
"Рәхмәт" акциясен үткәрүчеләр фотосы.
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: