Барлык яңалыклар
Сайлау
5 июнь , 13:22

Сайлау өчен – өч көн

Көзен узачак сайлауның тагын нинди үзенчәлекләре булачак?

Автор фотосы.
Автор фотосы.

Бүген, 5 июньдә, “Башинформ” агентлыгында алда торган сайлаулар буенча матбугат конференциясе үтте. Анда Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Азат Галимханов, аның урынбасары Марат Гадилов һәм секретарь Марина Долматова көзен узачак сайларның үзенчәлекләре турында сөйләде.

Төп үзенчәлекләрнең берсе – сайлаулар өч көн, төгәл итеп әйткәндә, 6, 7 һәм 8 сентябрьдә узачак.

“Республика Башлыгын сайлаудан тыш, бездә  тагын берничә сайлау кампаниясе көтелә. Бу – җиденче чакырылыш Дәүләт Җыелышы – Корылтайга Уфа районы буенча депутат сайлау. Шулай ук бездә җирле үзидарәләрнең вакаләтле органнарына депутатларын сайлау буенча барлыгы 152 кампания узачак, – диде Азат Галимханов. – Шулай итеп, бездә сайлау кампаниясе башланды”.

Әле эшнең башы гына. “Без сәяси партияләрдән конференцияләр үткәрү турында белдерүләр көтәбез, анда Башкортстан Башлыгы вазифасына кандидатлар тәкъдим ителәчәк”, – дип өстәде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Шунысын да әйтергә кирәк: Башкортстан Башлыгы вазифасына кандидатлар 20 июньгә кадәр тәкъдим ителә. Кандидатлар теркәлү өчен документларны 1 июльдән алып 11 июльдән дә соңга калмый тапшырырга тиеш. Төбәк җитәкчесе вазифасына кандидатларны теркәү 20 июльдә тәмамлана.

Участок сайлау комиссияләре тавыш бирү көненә кадәр 20 көн кала, ягъни 19 августтан, эшли башлый.

Исегездәдер, быел ил президентын сайлау кампаниясендә “ИнформУИК” проекты эшләде. Аның барышында участок сайлау комиссияләре әгъзалары, йорт һәм фатирлар буйлап йөреп, сайлау кампаниясе, теркәлгән кандидатлар, тавыш бирү алымнары турындагы сорауларга җавап бирде. Әлеге тәҗрибә бу сайлау кампаниясендә дә кулланылачак, диде Марат Гадилов.

Гадәттәгечә, сайлау кампаниясе вакытында, атап әйткәндә, 18 июньнән 12 сентябрьгә кадәр кайнар линия телефоны эшләячәк. Аның номеры – 8-800-347-54-54.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: