-6 °С
Болытлы
17 мартның 10 сәгатенә республикада 1 миллион 972 мең кеше тавыш биргән.
Бу хакта Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Азат Галимханов Русия Президентын сайлау буенча брифингта хәбәр итте.
“Сайлау процессының ике көне дә штат режимында үтте”, – диде ул.
Исегезгә төшерәбез: бүген сайлау участоклары кичке 20.00 сәгатькә кадәр ачык булачак. Ә аннары ил Президенты өчен тавыш бирү тәмамлана.