Барлык яңалыклар
Сайлау
17 март , 08:31

"Кичә тәртип бозулар теркәлмәде"

Шулай диде Анна Сучкова. 

Автор фотосы.
Автор фотосы.

Бүген, 17 мартта, Русия Президентын сайлау буенча колл-үзәк эшен оештыру өчен җаваплы Анна Сучкова Җәмәгать матбугат үзәгендә16  мартта сайлау участокларында хокук бозулар турында шалтыратулар булмавын хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, 16 мартта 22 мөрәҗәгать килгән. Ике көнгә операторлар республика халкының 50 мөрәҗәгатен кабул иткән. Алар, нигездә, сайлау участокларының кайда урнашуына һәм аларның эш графигына кагылган.

Шулай ук өлкәннәр дә  тавыш бирүдән читтә калырга теләми. Сайлауның беренче көнендә 1939 елгы кеше өендә тавыш бирергә теләп шалтыратса, кичә 1934 елгы өлкән кеше мөрәҗәгать иткән. Сайлау участогы вәкилләре аларның өйләренә барган.

“Бүген, 17 мартта, колл-үзәк 21.00 сәгатькә кадәр эшли”, – диде Сучкова.

Колл-үзәкнең телефоны:  +7 (34-72) 18-16-84.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: