Барлык яңалыклар
Сайлау
17 март , 11:36

“Иртәнге бишкә кадәр эшләрбез, мөгаен”

Шулай диде Мобиль төркем җитәкчесе Евгений Мельников. 

Автор фотосы.
Автор фотосы.

“Русия Президентын сайлау-2024” җәмәгать матбугат үзәгенә Сайлау кампаниясе һәм тавыш бирү барышын күзәтү буенча иҗтимагый штабның мобиль төркеме җитәкчесе Мельников Евгений Борисович килде.

Ул чит илдән килгән күзәтүчеләргә ни өчен сайлауларның өч көн үтүен аңлатты. Бу күбрәк сайлаучының үз гражданлык бурычын үтәргә мөмкинлеге булсын өчен мөһим, диде ул.

 Евгений Борисович җәмәгать күзәтүе эшчәнлеге турында соңгы яңалыклар белән таныштырды. Аның әйтүенчә, мобиль төркем реаль вакыт режимында, видеокүзәтү камералары буенча сайлаулар барышын бөтен республика буенча күзәтәләр. Ике көн эчендә 80 тапкыр урыннарга чыктык, диде ул.

 “Бәхәсле хәл килеп чыкса, оператив мобиль төркем шул участокка бара. Әгәр дә ниндидер сайлау участогында булган хәлләргә шикләр бар икән, сораулар туса, экспертлар аларны тиз арада хәл итә”, – диде Евгений Борисович.

Бүгенге сайлаудан соң сезнең эшегез ничәдә тәмамланачак дигән сорауга ул: “Иртәнге бишкә кадәр эшләрбез, мөгаен”, – дип җавап бирде.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: