Барлык яңалыклар
Сайлау
17 март , 08:14

Ике көндә ничә кеше сайлауга килгән?

Ә бүген – сайлауның соңгы көне.

molsport.ru
molsport.ru

Бүген, 17 март – илдә мөһим сәяси вакыйга – Русия Президентын сайлауның өченче көне.

Иртәнге 8.00 сәгатьтә республиканың барлык сайлау участоклары үз ишекләрен ачты. Бездә аларның саны – 3308. Сайлау участоклары кичке 20.00 сәгатькә кадәр ачык булачак. Ә аннары ил Президенты өчен тавыш бирү тәмамланачак.

Тавыш бирүнең икенче көне нәтиҗәләре буенча Русия Президентын сайлауда сайлаучыларның 64,82  проценты тавыш биргән.

“Сайлауда катнашучылар саны икенче көннең 20.00 сәгатьенә 64,82 процент тәшкил итте, 1 904 036 кеше тавыш бирде”, – диделәр республиканың Үзәк сайлау комиссиясеннән.

Агыйдел шәһәр округында һәм 22 муниципаль районда сайлауга килүчеләр саны 70 проценттан артып киткән.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: