Барлык яңалыклар
Сайлау
16 март , 17:10

Сайлаулар тыныч үтә

Бәхәсле хәл килеп чыкса, мобиль төркем аны тиз генә хәл итә.

“Русия Президентын сайлау-2024” җәмәгать матбугат үзәгенә Сайлау кампаниясе һәм тавыш бирү барышын күзәтү буенча иҗтимагый штабның мобиль төркеме җитәкчесе Мельников Евгений Борисович килде.

Ул җәмәгать күзәтүе эшчәнлеге турында соңгы яңалыклар белән таныштырды. Аның әйтүенчә, мобиль төркем реаль вакыт режимында, видеокүзәтү камералары буенча сайлаулар барышын күзәтә. Әлегә 54 тапкыр урыннарга чыктык, диде ул.

Мобиль төркем һәр сайлауларда диярлек катнаша. Уфада 3әр кешедән торган 2 мобиль төркем эшли.

“Бәхәсле хәл килеп чыкса, оператив мобиль төркем шул участокка бара. Әгәр дә ниндидер сайлау участогында булган хәлләргә шикләр бар икән, сораулар туса, экспертлар аларны тиз арада хәл итә”, – диде Евгений Борисович.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: