Барлык яңалыклар
Сайлау
16 март , 14:46

89-90 яшьлекләр: "Сайлауга үзебез барабыз", – диләр

"Кешеләр белән аралашып кайтырга телибез”, – ди алар.

Автор фотосы.
Автор фотосы.

Кушнаренко районының “Авангард” гәзите корреспонденты Айгөл Рамил кызы Вәлиева, Җәмәгать матбугат үзәге белән туры элемтәгә чыгып, районда тавыш бирү барышы белән таныштырды.

Аның әйтүенчә, районда 46 тавыш бирү пункты эшли. Сайлаучылар исемлегендә – 21 меңнән артык кеше. Аларның 132се 18 яше яңарак кына тулган яшьләр булса, 6 кеше 100нең аръягына чыкканнар.

– Сайлау участокларында эшләүче егет-кызлар өлкәннәрнең өйләренә барырга тырышалар. Ә Солтанай авылында яшәүче 88 яшьлек ике абый, 89 һәм 90 яшьлек бер апа белән абый сайлау участогына үзләре барабыз дигәннәр. “Без олы яшьтә булсак та, үзебез барып тавыш бирергә, кешеләр белән аралашып кайтырга телибез”, – дигән алар.

Айгөл Рамил кызы әйтүенчә, махсус хәрби операциядән кайтучылар да тавыш бирә. Бар урында да мәдәни чаралар оештырылган.

– Бу көннәрдә һәркем үз гражданлык бурычын гына үтәп калмый, ә бәйрәм чараларында да катнашып, кәефләре күтәрелеп кайта. Бу көннәрдә тоташ район бәйрәм рухында яши. Кешеләр очрашса да, тәү чиратта “Сайлауга бардыңмы?”,  “Тавыш бирдеңме?” дип сорый. Сайлау участокларында эшләүче кызлар да һәркемне ачык йөз белән каршы ала, – диде Айгөл Вәлиева.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: