Барлык яңалыклар
Сайлау
15 март , 10:12

Радий Хәбиров үз тавышын бирде

Алар тормыш иптәше Каринэ ханым белән беренчеләрдән булып сайлауга килде. 

Бүген, 15 мартта, илдә мөһим сәяси вакыйга – Русия Президентын сайлаулар башланды. Быел тавыш бирү өч көн дәвамында – 15, 16, 17нче мартта барачак.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тормышы иптәше Каринэ Хәбирова белән беренчеләрдән булып сайлауга килделәр. Алар “Башкортостан” дәүләт концерт залында да урнашкан 109нчы сайлау участогында тавыш бирде.

“Иң төп бурыч – халык тавыш бирә алсын өчен уңайлы шартлар булдыру иде. Тавыш бирү өч көн барачак. Бу сайлаулар – чынлап та, хәлиткеч. Без алдагы алты елга илебезнең үсешен билгелибез. Шул ук курс булса, алга таба үсеш булачак. Миңемчә, бездә барысы да сайлауларга әзер. Кешеләр иртән үк сайлау участокларына бара. Сайлаулар лаеклы, тиешле дәрәҗәдә үтәр дип уйлыйм”, – диде Радий Хәбиров.

Исегезгә төшерәбез, бүген иртәнге 8.00 сәгатьтә республиканың барлык сайлау участоклары үз ишекләрен ачты. Бездә аларның саны – 3308. Традицион рәвештә, участок комиссияләренең күбесе мәктәпләрдә һәм мәдәният учреждениеләрендә урнашкан. Сайлау участоклары өч көндә дә иртәнге 8.00 сәгатьтән кичке 20.00 сәгатькә кадәр ачык булачак.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: