Сайлау
14 март 2024, 11:05

Күзәтәчәкләр

36 илдән күзәтүчеләр килә. 

ognikubani.ruognikubani.ru
ognikubani.ru

Иртәгә, 15 мартта, илдә мөһим сәяси вакыйга – Русия Президентын сайлаулар башлана. Быел тавыш бирү өч көн дәвамында – 15, 16, 17нче мартта барачак.

Сайлауларда, гадәттәгечә, чит илләрдән күзәтүчеләр катнаша. Бу юлы дөньяның 36 иленнән делегация килүе көтелә.

“Федераль Җыелыш палаталары чакыруы буенча сайлауларга 36 илдән, шул исәптән 30 милли парламенттан, шулай ук биш халыкара оешмадан делегацияләр килә”, – диде Федерация Советы вице-спикеры Константин Косачев.

Халыкара оешмалар исемлегендә – БДБның Парламентара ассамблеясы, Коллектив куркынычсызлык турында килешү оешмасының парламент ассамблеясы (ОДКБ ПА), Үзәк Америка парламенты (ПАРЛАСЕН), Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясенең парламентара оешмасы (АИПО), Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы (ОИС).

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас