Барлык яңалыклар
Сайлау
7 март , 10:06

Документлар кайда “яши”?

Һәр документ өчен саклау срогы билгеләнгән. 

https://vk.com/cikrussia
https://vk.com/cikrussia

Һәр сайлау кампаниясе, аеруча Русия президентын сайлаулар, гаять күп күләмдәге документлар белән бәйле.

Аларның һәрберсе өчен саклау срогы һәм архивка тапшыру яки юкка чыгару вакыты билгеләнгән.

Мәсәлән, кандидатлар тәкъдим ителгәндә яки теркәлгәндә алар тарафыннан тапшырылган документлар сайлау нәтиҗәләрен рәсми бастырган көннән алып Русия Үзәк сайлау комиссиясе архивында 15 ел саклана. Аннары Русия Дәүләт архивына даими саклауга тапшырыла.

Финанс отчетлар Русия Үзәк сайлау комиссиясе архивында 5 ел саклана, аннан соң, экспертиза нәтиҗәләренә карап, я Русиянең Архив фондына җибәрелә, я юкка чыгарыла.

Кандидатны тәкъдим итүне хуплап җыелган имза кәгазьләре Русия Үзәк сайлау комиссиясе архивында бер ел саклана һәм аннан соң юкка чыгарыла.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: