Барлык яңалыклар
Сайлау
28 февраль , 13:19

Тавыш бирә башладылар

Сайлау комиссиясе әгъзалары ерак урыннарга вертолет, каргизәр һәм хәтта этләр җигемнәрендә юлга чыга.

https://vk.com/cikrussia
https://vk.com/cikrussia

Мәгълүм булуынча, 15-17 мартта ил президентын сайлаячакбыз.

Әмма һәммә кешенең дә бу көннәрдә тавыш бирү мөмкинлеге юк. Шуңа барып җитүе авыр булган һәм бик тә ерак урыннарда, шулай ук сайлаулар көнне йөзүдә булачак судноларда 25 февральдән алып алдан тавыш бирү башланды.

Сайлау комиссиясе әгъзалары метео һәм поляр станцияләргә, болан көтүлекләре урыннарына һәм ерак җирләргә вертолетларда, каргизәрләрдә һәм хәтта этләр җигемнәрендә юлга чыга. Әлеге төбәкләрдәге аучылар, балыкчылар, урман әзерләүчеләр, тау эшчеләре, маяк һәм тыюлыкларда эшләүчеләр дә алдан тавыш бирә ала.

Әлбәттә, мондый урыннарда сайлаучылар саны күп түгел. Әмма һәр тавыш мөһим, диләр оештыручылар. Русия Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматы буенча, 2018 елда президент сайлауларында барып җитүе авыр булган ерак урыннарда яшәүче 180 меңгә якын сайлаучы үз тавышын биргән. Бу барлык сайлаучыларның 0,25 проценты дигән сүз. Судноларда 31 мең тирәсе кеше тавыш биргән. Бу – 0,04 процент.

Быел алдан тавыш бирү илнең 42 төбәгендә үтә. Бу исемлеккә Русиянең яңа субъектлары да кергән.

Алдан тавыш бирү 14 мартка кадәр дәвам итәчәк.

https://vk.com/cikrussia
https://vk.com/cikrussia
https://vk.com/cikrussia
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: