Барлык яңалыклар
Сайлау
9 февраль , 10:03

Әзерлек башланды

“Обходчик”лар 17 февральдән йөри башлый.

Билгеле булуынча, 15-17 мартта Русия президентын сайлаулар үтәчәк. Әле шушы мөһим вакыйгага әзерлек эше кыза бара.

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Азат Галимханов әйтүенчә, бүген республикада 3308 участок сайлау комиссиялсе булдырылган. Сайлауларда 28 меңгә якын участок сайлау комиссиясе әгъзасы эшләячәк, диде ул. Йортлар буенча йөрүчеләрнең барысына да бертөрле жилет биреләчәк. Бу мошенниклык очракларын булдырмау максатыннан эшләнә.

“Йортлар буенча йөрүче белгечләрнең үзләре белән махсус сумкалары, күкрәк билгесе, участок сайлау комиссиясе әгъзасы таныклыгы һәм паспорты булачак”, – ди Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Марат Гадилов.

“Обходчик”лар 17 февральдән эшли башлый.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: