

Башкортстанда сайлау бюллетеньнәренең 76 проценты эшкәртелгән дип хәбәр итәләр республиканың Үзәк сайлау комиссиясеннән.
Якынча нәтиҗәләр түбәндәгечә:
“Бердәм Русия” әлегә 69,92 процент тавыш җыйган. Бу партия өчен 753,5 меңнән күбрәк сайлаучы тавыш биргән.
КПРФ исәбендә – 11,34 процент, ягъни 122,2 мең кеше тавыш биргән.
ЛДПР 7,33 процент тавышка ия – 79 меңнән күбрәк кеше сайлаган.
“Гадел Русия – Патриотлар – Хакыйкать өчен” партиясе 7,08 процент тавыш җыйган – 76,3 мең кеше тавыш биргән.
“Яңа кешеләр” партиясе әлегә 5 процентлы киртәне үтә алмаган. Якынча саннар буенча, алар исәбендә – 3,46 процент тавыш, 37,2 мең кеше әлеге партияне сайлаган.
Исегезгә төшерәбез, кичә, 10 сентябрьдә, Башкортстанда Дәүләт Җыелышы – Корылтайга җиденче чакырылышка 110 депутат сайладык. Моннан тыш, Межгорье советына, Чишмә һәм Приют поселоклары советларына, шулай ук җирле үзидарә органнарына 772 депутат сайланды.