Барлык яңалыклар
Сайлау
10 сентябрь 2023, 12:20

Законнар яңарып тора

Аларны сайлаучылар сизәрме?

Автор фотосы.
Автор фотосы.

Иҗтимагый матбугат үзәгендә сайлауга кагылышлы законнарга үзгәрешләр кертелүе мәсьәләсе дә күтәрелде. Бу уңайдан сәясәт фәннәре кандидаты Николай Евдокимов һәм юридик фәннәр кандидаты Елена Босова бу уңайдан аңлатмалар бирде.

Николай Евдокимов әйтүенчә, бу үзгәрешләр күбрәк техник якка кагыла һәм сайлаучылар аларны артык сизмәячәк диде.

– Мин сайлау законнарына даими үзгәрешләр кертергә киртү яклы түгелмен. Чөнки ул тотрыклы процесс булырга тиеш. Ә техник үзгәрешләр алар сайлау нәтиҗәсенә йогынты ясамый, – дип аңлатты ул.

Эксперт бүген киң таралыш ала барган дистанцион электрон тавыш бирү темасына аерым тукталды.

 – Дистанцион тавыш бирү төрле фикерләр уята. Әмма алдагы елларда без аңа киләчәкбез. Бүген без дистанцион тавыш бирүне өйрәнәбез, тикшерәбез. Әйткәндәй, быел ил җитәкчесе Владимир Путин нәкъ шул формада тавыш бирде, – ди эксперт.

Елена Босова республика законнары федераль законнарга ярашлы төзелә. Һәм ниндидер үзгәрешләр кертелә икән, димәк, бу – замана таләбе дигән фикерен җиткерде ул.

 #башкортостанвыборы2023

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: