

Башкортстанда сайлаулар тәмамланды.
20.00 сәгатькә билгеле мәгълүматлар буенча, сайлаучыларның 47,8 проценты, ягъни 1 миллион 430 мең 87 кеше тавыш биргән. Бу хакта республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Марина Долматова брифингта хәбәр итте.
– 49 районда сайлаучыларның 50 проценты тавыш бирде, 12сендә бу күрсәткеч – 70 проценттан артык. Әлеге вакытта барлык сайлау участокларында Бердәм тавыш бирү көненең иң көтелгән этабы килеп җитте – тавышлар санала. Ул тоташ сайлауларның төп нәтиҗәсе булып тора, – диде Марина Долматова.