-4 °С
Болытлы
Бүген Әнгам Атнабаевның энесе сайлауда катнашкан.
“Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаевның 92 яшьлек энесе Мәгъдән Касыйм улы Атнабаев сайлауларда катнашты һәм үз позициясен белдерде”, – дип язган үзенең ВКонтакте сәхифәсендә Тәтешле районы хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхисламов.
“Җәмгыятьнең алга таба ничек үсүе безнең сайлауларда катнашуыбыздан тора. Шуңа күрә тавыш бирү бик мөһим”, –ди Мәгъдән Атнабаев.
“Актив гражданлык позициясе өчен бик зур рәхмәт сезгә, Мәгъдән Касыйм улы”, – ди Фәнүр Шәйхисламов.