Барлык яңалыклар
Сайлау
10 сентябрь 2023, 12:47

Көн уртасына күпме кеше тавыш биргән?

Саннар билгеле.

bash.news
bash.news

Сайлау барышы турындагы иң соңгы яңалыклар Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясенә туплана.

Чираттагы брифингта Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Марат Гадилов 12.00 сәгатьтә билгеле саннарны җиткерде.

– Көн уртасына сайлаучыларның 16,89 проценты тавыш бирде, – диде ул.

Аның әйтүенчә, барлык сайлау участоклары да техник яктан тәэмин ителгән. Бүген бездә сайлауларда яңа санлы платформа сынала, дип белдерде Марат Гадилов. Мондый платформа илнең нибары алты төбәгендә генә сынау үтә. Мобиль участок сайлау комиссияләре дә әлегә безгә яңалык булса, киләчәктә нәкъ алар күпчелек булачак икән.

Марат Гадилов сайлауның мәгълүмати яктан яктыртылуын да сөйләде. Агитация чоры бик актив үтте, диде ул.

 #башкортостанвыборы2023

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: