Сайлау
10 сентябрь 2023, 04:00

Эш башланды

Бу юлы Иҗтимагый матбугат үзәге Hilton Garden Inn кунакханәсендә урнашкан.    

Бүген, Бердәм тавыш бирү көнендә, журналистлар өчен кызу эш көне.

Уфада Башкортстанның Иҗтимагый палатасы, Башкортстан Журналистлар берлеге һәм республикада Сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләренең партияара советы белән берлектә “Сайлаулар-2023” иҗтимагый матбугат үзәге оештырылды.

Аның эшендә экспертлар, политологлар, җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар һәм блогерлар катнаша. Шулай ук республикада тәкъдим ителгән сәяси партияләр вәкилләре дә чакырылган.

Иҗтимагый матбугат үзәге Hilton Garden Inn кунакханәсенең “Урал” залында эшли. Әлеге вакытта ул үз эшен башлады.

Матбугат үзәгенең эшен оештыручы Сучкова Анна Николаевна эш үзенчәлеге белән таныштырды.

#башкортостанвыборы2023

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас