Барлык яңалыклар
Сайлау
10 сентябрь 2023, 11:17

Беренче саннар билгеле

Иртәнге 10.00 сәгатькә ничә кеше сайлауга килгән? 

https://www.cikrb.ru
https://www.cikrb.ru

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясендә комиссия рәисе Илона Макаренко брифинг үткәрде.

Ул бүгенге сайлау барышының беренче нәтиҗәләре турында хәбәр итте: иртәнге 10.00 сәгатькә 191 мең сайлаучы, ягъни тавыш бирүчеләрнең 6 проценты үз гражданлык вазифаларын үтәгән.

Илона Макаренко быелгы сайлау турында да кыскача әйтеп үтте.

– Республика Үзәк сайлау комиссиясеннән тыш, 69 территориаль сайлау комиссиясе һәм 3273 сайлау участогы эшли. 110 мандатка бездә 859 кандидат дәгъва итә, ягъни уртача бер мандатка 8 кандидат туры килә. Муниципаль сайлаулар буенча 7 мең мандатка 14 меңнән артык кандидат дәгъва итә, – диде ул.

Әлеге сайлауларда бездә җиде партия катнаша. “Бердәм Русия”, КПРФ, ЛДПР, “Яңа кешеләр” һәм “Гадел Русия-Патриотлар-Хакыйкать өчен” партия исемлекләрен теркәде. Ә “Яшелләр” Русия экологик партиясе” һәм “Ватан” партияләреннән бер мандатлылар чыгыш ясый. Үзен-үзе күрсәтүчеләр кандидатлар саны – 5 кеше.

Исегезгә төшерәбез, бүген Дәүләт Җыелышы – Корылтайга җиденче чакырылыш депутатларын һәм  җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлыйбыз. Барлыгы 778 сайлау кампаниясе үтә.

#башкортостанвыборы2023

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: