Сайлау
10 сентябрь 2023, 04:32

Бүген тавыш бирүчеләр күбрәк булыр, мөгаен

Шулай дип фаразлый экспертлар.

Автор фотосы.Автор фотосы.
Автор фотосы.

Бүген, Бердәм тавыш бирү көнендә, Иҗтимагый матбугат үзәгендә экспертлар һәм сәясәтчеләр сайлауга кагылышлы үз фикерләре белән уртаклаша.

БАГСУ профессоры, тарих фәннәре докторы Сергей Лаврентьев әйтүенчә, тавыш бирергә килүчеләр күрсәткеченә сайлау мөмкинлеге булу йогынты ясый.

– Бүген сайлау мөмкинлеге бар. Аннары, республикада гына түгел, ә тоташ илдә үткән бүгенге сайлаулар Русия җитәкчелегенә дә ышанычны белдерә, – ди сәясәтче.

Фәлсәфә фәннәре кандидаты, доцент Сергей Семенов фикеренчә, бүген сайлаучыларның күбесе илдә тотрыклылык кирәклеген аңлый. Икенче яктан, бер урында таптану ярамый, ил үсешергә, алга барырга тиеш, ди ул.

– Корылтайның әлегә кадәр составына ярыйсы киеренке шартларда эшләргә туры килде: коронавирус, махсус хәрби операция... Бу җәһәттән үзвакытында дөрес карарлар кабул ителде. Гадәттә, парламентны сайларга тавыш бирүчеләрнең 55 проценты тирәсе килә. Шулай да бүген бу сан күбрәк булыр дип уйлыйм. Чөнки бүгенге хәл-вакыйгалар җитди карарлар кабул итүне таләп итә, – ди эксперт.

#башкортостанвыборы2023

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас