+21 °С
Болытлы


Быел 10 сентябрьдә Дәүләт Җыелышы – Корылтайга җиденче чакырылыш депутатларын сайлаячакбыз.
Нәтиҗәдә Корылтай составының яртысыннан күбесе яңарырга мөмкин, ди парламент рәисе Константин Толкачев. Чөнки бүгенгә кадәр эшләп килгән депутатларның шактый өлеше үзләренең кандидатураларын тәкъдим итмәгән.
2018 елгы сайлаулар нәтиҗәсендә парламент составының якынча өчтән ике өлеше үзгәргән иде.
Депутатлыкка яңа кешеләрнең килүе кирәк, әлбәттә. Иң мөһиме яңару нәтиҗәле булсын.