9 май - Җиңү көне
18 июнь , 06:02

Сайлау көне расланды

Аңа өч ай вакыт калды. 

http://duma.gov.ruhttp://duma.gov.ru
Фото:http://duma.gov.ru

Быел 20 сентябрьдә Бердәм тавыш бирү көне узачак. Бу атнада ил Президенты Владимир Путин Дәүләт Думасы депутатларының яңа чакырылышын сайлауны билгеләү турындагы указга кул куйды.

“Яңа чакырылыш Русия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларны 2026 елның 20 сентябренә билгеләргә” диелә Указда.

Шулай ук бу көнне илнең 39 субъектында урындагы парламентларга депутатлар һәм 10ысында төбәк башлыклары сайланачак.

Башкортстанда муниципалитетларда 24 сайлау кампаниясе узачак. Аларда авыл, район һәм шәһәр советларына 81 депутат сайланачак. Иң күп депутат Уфа шәһәр Советына сайлана: 36 кеше мандат алачак. Авыргазы һәм Белорет районнарында 10шар депутат сайлана. Башка шәһәр һәм районнарда өстәмә сайлаулар узачак, аларда 1-3 мандатның язмышы хәл ителәчәк.  

Русия Үзәк сайлау комиссиясендә быел эш бик катлаулы булыр, теләсә нинди хәлләргә әзер булырга кирәк дип исәплиләр.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас