9 май - Җиңү көне
3 Апреля , 09:51

Хуш, әдип

Халык шагыйре Роберт Паль вафат...

Халык шагыйре Роберт Паль вафат...


Кичә, 2 апрельдә, озакка сузылган авырудан соң Башкортстанның халык шагыйре Роберт Паль вафат булган. Танылган әдипнең 88 яше туларга берничә генә көн калган булган.
 Роберт Паль күп кенә шигырь китаплары романнар һәм повестьлар авторы. Аны Башкортстан язучы-шагыйрьләренең әсәрләрен рус теленә оста тәрҗемә иткән оста буларак та яхшы белә идек. Башкортстан Язучылар берлегендә хәбәр итүләренчә, хушлашу 4 апрельдә   Цветочная ур., 2а сәгать 12.30 да хушлашу залында була. Шагыйрьне Зубово авылы зиратына җирлиләр. 
Роберт Васильевич Паль 1938 елның 15 апрелендә Авыргазы районы Әлшәй ашлык совхозының Түбән Усла бүлекчәсендә туа. Стәрлетамак һәм Белорет педучилищеларында укый, 1961 елда БДУны тәмамлый һәм Кырмыскалы районында укытучы булып эшли башлый. Аннары язмыш аны Башкортстан китап нәшриятына алып килә, анда ул редактор, редакция мөдире һәм баш редактор булып эшли. 
Аннары Роберт Паль республика Язучылар берлегендә әдәби консультант булды. 1998 елдан «Бельские просторы» әдәби журналының бүлек мөдире һәм баш мөхәррир урынбасары булып эшли. 10 елдан артык республика Язучылар берлегенең рус телле язучылар иҗат берләшмәсен җитәкли. Лаеклы ялга чыккач, җәмәгать тормышында катнашырга тырыша, яшь язучыларга ярдәм итә. 
Педагогия училищесында укыган чагында Стәрлетамак һәм Белорет гәзитләрендә беренче шигырьләре басыла башлый. Зур әдәбиятка Роберт Паль узган йөзьеллыкның 60нчы елларында килә. 
1969 елда Башкортстан Язучылар берлегенә керә. Шигърият, проза һәм әдәби тәрҗемә жанрларында актив эшли. Аның «Живые маки» исемле беренче шигъри җыентыгы Башкортстан китап нәшриятында 1964 елда дөнья күрә. Аннан соң «Высокое пламя», «До высоты звезды», «Плач одинокой кукушки» һәм башка шигырь китаплары дөнья күрде, алар укучылар тарафыннан югары бәяләнде. Ул Уфада, Мәскәүдә, Казанда һәм башка шәһәрләрдә басылган ике дистәдән артык шигырь һәм проза китаплары авторы. «Есть у неба земля» повестендә (1975) ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев образын тудыра. 
«Легендалар соңыннан булачак», «Төн азагында», «Тереләрдә булыр кайтавазы», «Бессмертники — цветы вечности» роман-хроникалары XX гасырның беренче чирегендә Көньяк Уралдагы революцион вакыйгалар турында документаль дөреслек белән сөйлиләр. 
1983 елда «Советская Русия» Үзәк нәшриятында массакүләм тираж белән Роберт Васильевичның «Человек придумал книгу» китабы басылып чыга — язуның барлыкка килү тарихы, китап басуның барлыкка килүе, заманча китап басу турында мавыктыргыч хикәя.
 2008 елда «Китап» нәшриятында «Упкынга карап» повестьлар китабы чыкты, аның өчен Роберт Паль «Алтын Урал» әдәби премиясенә лаек булды. Повесть геройлары – авыр вакытның барлык авырлыкларын кичергән һәм хәзер яңа сынаулар алдында калган кешеләр. Роберт Паль башкорт поэзиясен һәм прозасын рус теленә актив тәрҗемә итә. Аның төгәл һәм оста тәрҗемәсе белән Хәким Гыйләҗев, Муса Гали, Гыйлемдар Рамазанов, Якуб Колмый, Равил Бикбаев, Әнисә Таһирова шигырьләре, Марат Кәримов, Әхнәф Бәйрәмов һәм башка башкорт язучыларының повестьлары басылып чыкты. Роберт Пальнең үз әсәрләре украин, казах, башкорт, татар, чуваш һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән. 
Әдәбиятны үстерүдәге зур хезмәтләре өчен Роберт Паль «Башкорт АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Ул Степан Злобин һәм Фатих Кәрим исемендәге премияләр лауреаты. 2023 елда Башкортстанның халык шагыйре дигән абруйлы исем бирелде. 
Шагыйрьнең якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас