Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
3 апрель , 10:20

AY YOLA төркеме Төркия телеканалында чыгыш ясаган

Концерттан соң Төркия Президенты Эрдоган артистларга үз фикерен җиткергән.

Телеграм-канал |  AY YOLA
Фото: Телеграм-канал | AY YOLA

Башкортстаннан AY YOLA төркеме Төркиянең Әнкара шәһәрендә TRT AVAZ халыкара телеканалында чыгыш ясаган. Әнкарадан туры эфирны 30дан артык ил тамашачысы күргән.

Музыкантлар үзләре сөйләгәнчә, алар Нәүрүз бәйрәменә һәм телеканалның 17 еллыгына багышланган махсус телевизион концертта катнашкан. Бу кичтә дөньяның төрле почмакларыннан килгән артистлар бер сәхнәдә чыгыш ясаган.

“Безнең музыка халыкара сәхнәдә яңгырады һәм тамашачыларны башкорт мәдәнияте һәм “Урал батыр” эпосы белән таныштырды”, – ди артистлар.

Концерттан соң Башкортстан музыкантларына Төркия Президенты белән аралашу бәхете тигән. Рәҗәп Тайип Эрдоган AY YOLA төркеменең иҗатын югары бәяләгән.

“Концерттан соң безгә Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән аралашу мөмкинлеге бирелде. Очрашу җылы мохиттә курай моңы астында узды”, – дип сөйләгән музыкантлар.

Телеграм-канал |  AY YOLA
Фото: Телеграм-канал | AY YOLA
Автор: Язгуль Сафина
Читайте нас