Уфада Лариса Абдуллинаның “Позывной “Башкорт” китабының исем туе үтте. Китап махсус хәрби операциядә катнашучыларның язмышларына, Ватанны саклаучыларның батырлыгына һәм аларның гаиләләренең рух ныклыгына багышланган.
Чарада республика башкарма органнары, җәмәгатьчелек, иҗади оешмалар вәкилләре, журналистлар, шулай ук геройларның туганнары һәм якыннары катнашты. Кунаклар арасында Башкортстанның Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев, “Ватанны саклучылар” дәүләт фондының Башкортстан буенча филиалы җитәкчесе Гөлнур Кулсарина, Бөтенрусия Һәлак булган Ватан сакчыларының гаиләләре җәмәгать оешмасының Башкортстан буенча төбәк бүлекчәсе рәисе, Русия Герое Максим Серафимовның әнисе Алина Серафимова, Республиканың Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов, Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты рәисе Юлдаш Йосыпов, Башкортстан Журналистлар берлеге рәисе Вәдут Исхаков, “Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты генераль директоры Зөлфия Рәхмәтуллина, Уфа Фән һәм технологияләр университеты профессоры Гөлфирә Абдуллина, М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты укытучысы Галимә Галина бар иде.
Чарага махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре һәм хатыннарының килүе аеруча әһәмиятле булды. Аларның якын кешеләренең язмышы, хатирәләре бу китапта чагылыш тапкан. Геройларның якын кешеләренең катнашуы очрашуга тирәнлек, самимилек һәм көчле эмоциональ хисләр өстәде.
Китап авторы, билгеле журналист, Башкортстанның халык шагыйре Лариса Абдуллина билгеләвенчә, басма, нигездә, журналист язмаларыннан, интервьюлардан һәм геройлар, аларның гаиләләре белән шәхси очрашулар вакытында теркәлгән материаллардан тора.
“Мин бу китаптагы һәр тарихны үзем аша үткәреп яздым. Анда уйдырма сюжетлар юк, ә тере чынбарлык – безнең яугирләрнең язмышы, сынаулар алдындагы көче һәм рухы чагылышы. Бу хатирәләрне чынбарлыкка туры китереп саклау мөһим иде”, – диде Лариса Абдуллина.
“Позывной “Башкорт” китабы документаль материаллардан тора. Анда автор фактларны гына түгел, ә очрашулар мохитен, интонацияләрне, эмоцияләрне һәм якташ геройларның эчке көчен дә җиткерә алган. Басма хәзерге Ватанны саклаучыларның батырлыгы турындагы хәтерне саклауга зур өлеш кертә, һәм киләчәк буыннар өчен мөһим дәлил булып тора.
Китап Мәскәүдәге “АСТ” нәшриятендә басылган. Бүген аны Башкортстанда гына түгел, ә тоташ Русия буенча яздырып алырга мөмкин.