4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Без бу бәйрәмне беренче тапкыр моннан 20 ел элек билгеләдек.
Тәүге мәлләрдә күпләр аны кабул итеп бетермәде. Аның Бөек Октябрь социалистик революциясе көнен алмаштыруы да Совет чоры балаларының күңеленә хуш килмәде булса кирәк. Хәтта ил президенты Владимир Путин үзе дә башта бу бәйрәмгә икеләнеп караган. Истәлекле көннәр болай да күп, монысын булдыру кирәкме икән соң дип уйланган ул. “Бераздан бу бәйрәмнең, үткәннәргә бәя бирер өчен, кирәклеген аңладым. Әгәр тарихка күз салсак, шуңа инанабыз: без бердәм булганда зур җиңүләргә ирешкәнбез, ә таркау булган чакта фаҗигаләр, миллионлаган гражданнарыбызга газаплар кичерергә туры килгән, ялган кыйммәтләр һәм гомумдәүләт бәласе белән очрашканбыз”, – ди ил башлыгы. Шуңа бу бәйрәм, күптөрле булсак та, үзебезне бердәм халык икәнлегебезне аңлау өчен кирәк, дип исәпли ул.
Әйе, Халыклар бердәмлеге көне Ватаныбыз иминлеге өчен төрле диндәге, төрле милләт халыкларын берләштергән олы вакыйганың кайтавазы булып тора. Әлеге бәйрәмнең тарихы нәкъ бердәмлекнең зур көч икәнлеген дәлилли.
Тарихка күз салсак, XVII гасыр башында Русия өчен хәвефле чор башлана. Патша династиясе “өзелгәннән” соң, күп кенә боярлар рус тәхетенә ия булырга омтыла. Халык үзенең бердәмлеген югалта. Рус җирләре дошманнар өчен җиңел табышка әйләнә. Русия байлыгына ия булырга өметләнүче поляк гаскәрләре, ил эчендә бердәмлек булмаудан файдаланып, Мәскәү Кремлен үз кулларына төшерә. Үзләренең патшаларын тәхеткә мендерү теләге белән яналар. Шунда 1611 елның сентябрендә Түбәнге Новгородның земский старостасы, этник татар Кузьма Минин, илне азат итү өчен ополчение – гаскәр төзергә чакырып, халыкка мөрәҗәгать итә. Акча җыярга өнди. Үзе тәү башлап хәрби ихтыяҗлар өчен зур суммада акча бирә. Ополчениенең хәрби җитәкчесе итеп бертавыштан князь Дмитрий Пожарский билгеләнә.
1612 елның гыйнварында ополчение Түбәнге Новгородтан Мәскәүгә юнәлә. Юлда аларга байтак кеше кушыла. 1612 елның 4 ноябрендә (иске календарь буенча 22 октябрьдә) 15 меңләп кешедән тупланган гаскәр Кремльне штурмлый башлый. Ике көннән соң поляклар бирелә. Ополчение тантаналы рәвештә башкалага керә.
Башкала азат ителгәннән соң, Русиядә дәүләт хакимиятен тергезү, яңа патша сайлау мәсьәләсе килеп туа. 1613 елның гыйнварында Мәскәүдә 700ләп кеше катнашлыгында Олы җыен уздырыла. Айдан артык фикерләшкәннән соң, тәхеткә Романовлар династиясенең беренче вәкиле – 16 яшьлек Михаил Федорович утыра.
Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский патша тарафыннан бүләкләнә. Дмитрий Пожарскийга – бояр чины, Кузьма Мининга дворян чины бирелеп, алар зур гына вотчинага ия була.
Шулай итеп, әлеге җиңү төрле милләт, төрле катлам кешеләре бердәм булып күтәрелгәндә теләсә нинди дошманны тар-мар итә алырлык зур көчкә әверелүен исбатлый. Аннан соң да бердәмлекнең җиңелмәс көч икәнлеген күп вакыйгалар дәлилли. Моның соңгы ачык мисалы Бөек Ватан сугышы булды.
Русия кебек зур ил халкының үзара дус һәм тату яшәвенә көнләшеп караучылар беркайчан да аз булмаган. “Кара уй” белән янучылар Уинстон Черчилльнең “Русияне көч белән җиңеп булмый, әмма аны эчтән җимерергә мөмкин” дигән сүзләрен девиз итеп ала һәм шул юнәлештә эш алып бара.
Ни кызганыч, “тимер пәрдәләр” ачылып, Көнбатыш һәм океан арты дәүләтләренең йогынтысы безнең тарафка ныграк үтеп кергән саен илдә таркаулык тамыр җәя башлады. Ә үз фикерендә ныклы тормаган халыкка ялган һәм чит идеяләрне тагу озак түгел. Әгәр СССР сакланып, әле дә бер йодрыктай яшәсәк, бәлки, бүген Украина белән конфликт та килеп тумас иде. СССР дәүләте ил эчендә фашизм идеяләре таралуга юл куймас иде, мөгаен...
Әмма, ни кызганыч, бүген безгә янә нацизмга каршы көрәшергә туры килә. Һәм махсус хәрби операция тагын бер тапкыр бердәмлекнең иң зур көч икәнлеген раслый. Татар, башкорт, рус, мари, чуваш һәм башка милләт кешеләренең уртак җиңү хакына берләшүе – зур көч. Һәм Көнбатышның күп илләре безнең әнә шул бердәмлектән курка. Моны тарих бер генә дәлилләмәде. Ә безгә үз тарихыбыздан оялырга кирәкми. Халыкны берләштергән, төрле милләт вәкилләрен бер идеяга туплый алган вакыйгаларны буыннан буынга тапшырырга кирәктер ул.