Барлык яңалыклар
9 май - Җиңү көне
20 октябрь 2025, 11:48

Башкортстанда йөз яшьлек ветеранга мактаулы исем бирелде

 Гасыр яшьтәше Миңнерәшит Сафиуллин Борай районының Мактаулы гражданины исеменә лаек булды.

Башкортстанда йөз яшьлек  ветеранга мактаулы исем бирелде
Башкортстанда йөз яшьлек ветеранга мактаулы исем бирелде

Ул 1925 елда туган һәм 17 яшендә үз теләге белән фронтка китә, анда Корея һәм Владивостокта хезмәт итә. Сугыштан соң, 1950 елда, туган ягына кайта. Сугыштан соңгы елларда авылны торгызуда һәм колхозда эшләүдә актив катнаша. 1951 елда гаилә кора, бер кыз һәм ике ул тәрбияли. Бүген ул оныкларын һәм оныкчыкларын тәрбияләргә булыша.

Чыганак: Башинформ

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас