9 май - Җиңү көне
18 Июля 2025, 06:24

Мөһим мөрәҗәгать

Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин БДБ илләренә, шулай ук Гитлерга каршы коалиция составындагы дәүләтләргә хәрби каберлекләрне һәм истәлекләрне мәсхәрәләү өчен җинаять җаваплылыгы кертергә чакырып мөрәҗәгать итте.

Вячеслав Володин законнарга кабул ителгән үзгәрешләр буенча Русиядә һәм шулай ук башка дәүләтләрнең территорияләрендә дә  мондый объектларны бозган өчен җинаять җаваплылыгы каралуын искә төшерде.

Мәсхәрәләү очраклары Европаның кайсыбер илләрендә очрый. Мәсхәрәләүләр  башка дәүләт территориясендә булса да, әлеге законсыз гамәлләрне кылган кешеләр җинаять җаваплылыгына тарттырылачак, дип ассызыклады парламентның түбәнге палатасы спикеры.

"Бүгенге карар безнең әби-бабайларыбыз хәтерен саклау, Бөек Ватан сугышы, Икенче бөтендөнья сугышы турындагы хакыйкатьне саклап калу өчен барысын да эшләүне максат итеп куя. Без башка илләрдәге  хезмәттәшләребез дә әлеге карарны хуплар һәм үз чиратында шундый ук законнар кабул итәрләр дип уйлыйбыз, – дип билгеләп үтте Вячеслав Володин. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас