9 май - Җиңү көне
7 Мая 2025, 04:38

Украина Мәскәүгә һөҗүм белән яный

Иртәгә соңга Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итәбез. 

Украина Мәскәүгә һөҗүм белән яныйУкраина Мәскәүгә һөҗүм белән яный
Украина Мәскәүгә һөҗүм белән яный

Әгәр Украина 9 май көнне Мәскәүдә Җиңү парадын  өзәргә тырышса, Русия җавап бирәчәк, дип белдергән Федерация Советының халыкара эшләр буенча комитет рәисе урынбасары Андрей Климов. Мәскәүнең реакциясе турында сенатор болай дигән:

“Андый очракларда акыллы кешеләр нечкәлекләрне аңлатып тормый. Ходай сакласын, әгәр  дошман безгә  һөҗүм итсә,  безнең җавап нинди булыр икән  дип уйлап коты алынсын. Безнең җавап төрле булырга мөмкин. Теләсә нинди очракта ул булачак”.

Моңа кадәр Югары Рада депутаты Александр Дубинский  Украина президенты Владимир Зеленский, формаль рәвештә Мәскәүдәге Җиңү парадына һөҗүм итмичә тыелып калып,  моны  8 майда эшләргә мөмкин дигән фикер белдергән иде.

3 май көнне Зеленский Киев Мәскәүдәге Җиңү парадына киләчәк чит ил лидерлары хәвефсезлеген гарантияли алмый, дигән иде.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас