9 май - Җиңү көне
29 Апреля 2025, 10:14

Уфага “Җиңү паровозы” килде

Бөек Ватан сугышы хакында онытырга хакыбыз юк!

Валерий Шахов.Валерий Шахов.
Фото:Валерий Шахов.

Бүген 09:30 сәгатьтә уфалылар башкала тимер юл вокзалының беренче платформасында Куйбышев тимер юлының “Җиңү паровозы” каршы алды.  

Хәрби-тарихи составның башында – сугыш еллары формасындагы локомотив бригадасы идарәсендәге гамәлдәге, бәйрәмчә бизәлгән Л-3854 (“Лебедянка”)  паровозы. Поездга шулай ук Бөек Ватан сугышы чорындагы эксклюзив корал һәм техника экспонатлары булган тугыз платформа кертелгән, алар исәбендә СССРга ленд-лиз буенча кайтарылган һәм алышларда катнашкан автомобиль-амфибия, авыр бронетехника, уникаль хәрби ату коралы үрнәкләре һәм “Үлемсез полк” пассажир вагоннары бар.

Поездны тантаналы каршы алуда Куйбышев тимер юлы һәм төбәк хакимият органнары вәкилләре, ветераннар, җәмәгатьчеләр,  тимер юлчылар һәм аларның гаилә әгъзалары, шәһәр халкы – барлыгы 25 меңнән артык кеше катнашты. Чараның барлык кунаклары уникаль хәрби экспонатлар белән фотога төште, 1945 елда фронттан кайткан солдатларны каршы алу атмосферасын тудыручы концерт һәм реконструкциядә катнашты. Биредә кыр кухнясы эше оештырылган иде. Ретро-поезд машинистлары нәкъ паровоз мичендә борынгы рецепт буенча көрәктә сало белән йомырка тәбәсе әзерләде. Балалар лазертаг уенында катнашты.

12.30 сәгатьтә поезд маршрутының киләсе станциясенә юл алды һәм 18.50 сәгатьтә тарихи составны Стәрлетамакта каршыларга мөмкин. Стәрлетамак халкы ике сәгать ярым дәвамында тәгәрәмәчләрдәге хәрби экспозиция белән таныша алачак. 21.20 сәгатьтә поезд Бөгелмәгә кузгалачак. Быел “Җиңү паровозы” 3 меңнән артык чакрым юл узачак, 14 станциядә тукталышлар каралган.

#Победа80  

Валерий Шахов.
Валерий Шахов.
Валерий Шахов.
Валерий Шахов.
Валерий Шахов.
Валерий Шахов.
Валерий Шахов.
Валерий Шахов.
Валерий Шахов.
Валерий Шахов.
Валерий Шахов.
Фото:Валерий Шахов.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас