

Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын һәм СССР финанслар Наркоматы халык ополчениесенең 4 нче дивизиясе төзелүнең 84 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган.
Марафонда дәүләт ведомстволары вәкилләреннән тыш югары уку йортлары студентлары һәм гомум белем бирү учреждениеләре укучылары катнашачак.
Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң, катнашучылар, флаглар һәм байраклар тотып, Уфа тимер юл вокзалы янындагы “фронтка киткән якташлар” һәйкәленә җәяү барачаклар.
Чара 10:00 сәгатьтә Совет мәйданында Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәле янында башлана.
Чыганак: "Республика Башкортостан"