

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Русия Президенты Владимир Путин вакытлы килешү игълан итте. Бу турыда Кремльдә хәбәр иттеләр.
Вакытлы килешү 7 майдан 8 майга каршы төндә 00.00 сәгатьтән башлап 10 майдан 11 майга каршы төн уртасына кадәр булачак.
Бу вакытта барлык хәрби гамәлләр туктатыла.
Русия ягы Украина да моңа кушылырга тиеш дип саный.
Киев килешүне бозган очракта, Русия гаскәрләре адекват һәм нәтиҗәле җавап бирәчәк.
Мәскәү чираттагы тапкыр, алдан шартлар куймыйча, Украина кризисының беренчел сәбәпләрен бетерүгә, халыкара партнерлар белән конструктив аралашуга юнәлдерелгән тыныч сөйләшүләргә әзерлек турында белдерә, диелә хәбәрдә.
Шимбә көнне Русия Президенты Владимир Путин АКШ Президентының махсус илчесе Стивен Уиткофф белән очрашуда Русиянең Украина белән алдан шартлар куймыйча сөйләшүләргә әзер булуын белдерде, дип хәбәр итте Кремль вәкиле Дмитрий Песков.
Моңа кадәр 19 апрельдә Путин Пасха уңаеннан вакытлыча килешү игълан иткән иде. Ул Мәскәү вакыты белән 18:00 сәгатьтә башланып, 21 апрельдә 00:00 сәгатькә кадәр дәвам итте. Оборона министрлыгында ачыкланганча, махсус операция зонасында Русиянең барлык гаскәрләре утны туктату режимын катгый рәвештә үтәде һәм алдан алынган чикләрдә һәм позицияләрдә калды.