9 май - Җиңү көне
24 Апреля 2025, 20:51

Бу шәһәрдә парад булмаячак

Тиздән Җиңү көне җитә. 

Краснодарда катнашучылар өчен хәвефле булганга күрә  Җиңү парады булмаячак.  Бу хакта төбәк губернаторы Вениамин Кондратьев хәбәр иткән.

"Һәр төн диярлек һава куркынычы игълан ителә. Әлбәттә, без халыкны, парадка килүчеләрне, парадта катнашучыларны хәвеф астына куя алмыйбыз”, — дигән ул.

Губернатор сүзләренчә, парадны крайның башка шәһәрендә – Новороссийскида – үткәрәчәкләр. Чара край каналында трансляцияләнәчәк.

“Үлемсез полк" акциясен төбәктә онлайн уздырачаклар — шулай ук хәвефсезлек күзлегеннән чыгып. Ветераннарны өй янында концертлар белән котларга ниятлиләр.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас