

Быел 9 майда – Бөек Җиңүнең 80 еллыгында – Башкортстанның барлык шәһәр һәм районнарында “Үлемсез полк” узачак.
Ул ике еллык тәнәфестән соң, яңадан традицион форматка кайтты.
Уфада төп колонна Октябрь проспекты буенча узачак. Чара хәрби парад һәм техника Үткәннән соң башлана. Акциядә катнашучылар “Катюша” җырын җырлаячак.
“Үлемсез полк”та катнаша алмаучылар өчен онлайн акция оештырыла. Ул “Русиянең Үлемсез полкы” дип атала. Моның өчен ветеран яки тыл хезмәтчәненең фотосын рәсми сайтка (2025.polkrf.ru) яки ВКонтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләрендәге кушымталар аша 6 майга урнаштырырга кирәк.